Казань · Другое

ТАМЧЫЛАР НИ ДИЛӘР?

О событии

(Луиза Салиаскаровага) Сандыгыңда ята Синнән калган Белешмәләр салган ридикюль: Миннән сиңа — гомер юлдашыма — Иң беренче бүләк Алар нинди тамчылар икән? Болыттанмы алар, Әллә синең Керфекләрдән тамдылар микән?. Тәрәзәңә «җилләр» бәрелгәннәр, «Сагынма!» — дип янап киткәннәр… Күнмәгәнсең… Эштән сөрелгәнсең… Еллар сине донор иткәннәр… Посылкалар белән ярдәм иттең: — Без бит илдә… өйдә бит… — дидең. Ә ул ярдәм — Каныңа алыштырган Паёкларың икән бит синең… Алдарсың дип уйлый идеммени? Ә син мине алдагансың ич: Өзелер хәлгә җиткән гомеремне син Җаның белән ялгагансың ич! Соңгы таңың беленеп килгәндә дә Күрешү көнен көткәнсеңдер дә, Ләкин ирек бераз кичегеп килеп Эзләп тапты мине Себердә… Баш иям дә рәсмең каршында мин, Күзләреңә багам тилмереп, Яшьле күзен Мадоннага текәп, Сүзсез калган Рафаэль кебек… Тирбәлешеп куя уйчан гөлләр, Бер-беренә хәбәр биргәндәй: «Кеше булсак әгәр, Без дә шулай Сыкрар идек, бәлки…» — дигәндәй… 😍😍😍😍😍😍 «ЛУ» 📅 30 сентябрь - 18:30 📅 10 октябрь - 17:00 📅 11 октябрь - 17:00 👐👐👐👐👐

Расписание здесь

Сеансы · 1
17:00

Время местное